Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда китап сөючеләр өчен төнге кичә уздырыла

Шәһәр үзәк китапханәсе «Китапханә төне-2023» Бөтенроссия акциясенә уңаеннан төнге кичәгә чакыра. 27 майның шимбә кичендә без сезне 18.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә көтеп калабыз.

Бу китапханәгә гадәти булмаган вакытта килергә, китаплар әйләндереп алган атмосферада буш вакытны дуслар, гаилә белән файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, бик күп белемнәр һәм күнекмәләр тупларга, төрле чараларда катнашып, онытылмас хис-кичерешләр алырга шәп мөмкинлек булачак!

«Китапханә төне» акциясе кысаларында Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе мәктәп укучысыннан алып «көмеш яшьтәгеләр»гә кадәр, сәнгать сөючеләрдән башлап бу өлкәдә белгеч булганнарга кадәр, күптәнге укучыларыбыздан алып яңаларына кадәр – барысы өчен дә кызыклы булган программа тәкъдим итә.

Сезне мавыктыргыч мастер-класслар һәм сәхнәләштерелгән тамашалар, шәһәрнең танылган һәм талантлы яшьләре белән түгәрәк өстәл артында очрашулар, рәссам Әнисә Шәйхетдинованың шәхси күргәзмәсе көтә. Яраткан китап геройлары белән бергә сез зур әдәби сәяхәткә кузгала, кызыклы китаплар буенча фикер алыша алырсыз, шигъри дуэль шигърият сөючеләрне үзенә туплар, юмористик әдәби стендап дөньясына кереп чумарсыз, өстәл уеннары буенча турнирда катнашырсыз.

Шулай ук фотозоналар, китап күргәзмәләре, буфет эшләячәк. Күптөрле мастер-класслар көтә.

27 майның шимбә кичендә без сезне 18.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә көтеп калабыз.

«Китапханә төне» – ул берничә сәгатьлек файдалы ял вакыты!

Акциянең программасы, тематик мәйданчыкларның үткәрелү урыны һәм вакыты турында мәгълүмат белән безнең сайтта https://библиотека-челны.рф/, ВКонтакте төркемендә танышып бара аласыз. 

Анастасия ВИНОКУРОВА, Чаллы шәһәр үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев