15нче февраль – Муса Җәлилнең туган көнендә чаллылылар шагыйрьнең һәйкәле янында җыелды.
Чаллы шәһәрендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар. Шагыйрьнең һәйкәле янына мәктәп укучылары, журналистлар, китапханәчеләр, укытучылар, язучылар һәм шагыйрьләр җыелды.
Чарада 2нче гимназия, 12нче 9нчы һәм башка мәктәп укучылары бар иде.
Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Язучылар һәм шагыйрьләр чыгыш ясады.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев