Педагоглар иҗади идеяләрен төрле номинацияләрдә тәкъдим иттеләр.
Чаллының 104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм балалар бакчалары педагоглары өчен «К родному языку на крыльях мультипликации» шәһәр фестиваль-конкурсы узды.
Фестиваль Педагог һәм остаз елына багышлап оештырылды. Фестивальдә 37 балалар бакчасыннан 5 яшьтән 40 яшькә кадәр 167 кеше катнашты.
Педагоглар иҗади идеяләрен төрле номинацияләрдә тәкъдим иттеләр: «Мультляндия», «Мультгерой», «Үз кулларың белән китап». Алар шулай ук балалар белән эшләүдә инновацион технологияләрне куллану буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Нет комментариев