Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Юл йөрү кагыйдәләре эрудитлары» уены узды

Уенда 30 команда катнашты.

Чаллының 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә "Хәвефсез тәгәрмәч" шәһәр программасы кысаларында «Юл йөрү кагыйдәләре эрудитлары» («Эрудиты ПДД») интеллектуаль-танып белү уены узды. Анда 30 команда катнашты.

Балаларга дүрт категория буенча сораулар тәкъдим ителде. «Юл билгеләре», «Велосипед — минем дустым», «Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре», «Белемле җәяүле» темалары буенча көч сынашты алар.

«Хәвефсез тәгәрмәч» шәһәр программасы җитәкчесе Сәйфуллина Гөлкәй Фәрит кызы катнашучыларның әзерлеген югары бәяләде. 

— Балалар категорияләрне азарт белән сайладылар һәм сорауларга җитез җавап бирделәр. Уен нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды. 1нче урынга Чаллының 42нче, 46нчы һәм 61нче мәктәпләре лаек булды. 2нче урынны 19нчы, 21нче, 38нче, 57нче мәктәпләр, 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае яулады. 18нче, 25нче, 59нчы, 82нче мәктәпләр — өченче урында. Җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев