Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда җинаятьчене тотарга ярдәм иткән егетне бүләкләделәр

Чаллыда җинаятьчене тотуда ярдәм иткән 18 яшьлек егетне бүләкләделәр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Наил Яруллин Чаллыдагы уку йортларының берсендә юристлыкка укый. Быел ул полиция бүлегендә практика узган. Бер көнне егет таныш тәртип сакчыларын очраткан, алар аңа куркыныч җинаятьчене эзләүләре турында сөйләгән һәм аны тасвирлап биргәннәр. Күпмедер вакыттан соң ул урамда тасвирламадагы иргә охшаган кешене очрата. Ул аңа эндәшүгә, ир-ат адымнарын тизләтә. Шул чакта Чаллы егете полиция хезмәткәрләрен чакыра. Алар эзләүдә булган кешене тоткарлый. Аның җинаятьләр кылуда шик белдерелгән зат булуы ачыклана.

Наил Яруллин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу бүләк аңа актив гражданлык позициясе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә күрсәтелгән ярдәме, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен бирелде.

https://tatar-inform.tatar/

Фото @tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев