Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантанасы булды

Премия тапшыру тантанасы Чаллының 39нчы мәктәбендә үтте.

Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган «Мәңгелек белән очрашу» дигән әдәби-музыкаль кичәгә күренекле язучылар һәм шагыйрьләр, журналистлар, укытучылар һәм китапханәчеләр җыелды.

Кичә барышында быелгы лауреатлар билгеле булды. Алар Башкортстан язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев, шагыйрә, язучы Әлфия Ситдыйкова, язучы һәм шагыйрь Рәшит Бәшәр һәм иганәче Фәрит Бәшәров бүләкләнде.

Шулай ук, «Мәйдан» журналы үткәргән «Бу заман шундый заман ул» бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде. 

Кичәдә Илдар юзеев турында истәлекләр барланды, аның шигырьләрен Лилия Гыйбадуллина, Айрат Суфиянов, Айзирә Имамова, укучылар Закир Сираев һәм Диләрә Караева сөйләде.

Эврика мәдәният йорты артистлары Илдар Юзеев шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев