Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда яшүсмерләр өчен «#Инициатива» республикакүләм слеты үтте

Слетта 6 районнан: Мамадыш, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Казан һәм Чаллыдан барлыгы 130дан артык кеше катнашты.

22-24 сентябрь көннәрендә Чаллыда Татарстанның яшьләр һәм яшүсмерләр клублары тәрбияләнүчеләре һәм белгечләре өчен слет үтте.

Слет барышында катнашучылар өчен нетворкинг, квиз, команда формалаштыруга квест, 4 юнәлеш буенча тренинглар (аралашу сәнгате, тәнкыйди фикерләү, креатив фикерләү, эмоциональ интеллект) һәм социаль әһәмиятле проектлар конкурсы узды.

Слетта 6 районнан: Мамадыш, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Казан һәм Чаллыдан барлыгы 130дан артык кеше катнашты.

Слетны тантаналы рәвештә Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева ачты:

«Бүгенге көн, 22 сентябрь, безнең һәрберебез өчен зур вакыйганың бер өлеше булып тора. Мондый фестиваль 10 ел элек үткәрелгән иде инде, анда бөтен республикадан катнашучылар җыелган иде. Без бу яхшы традицияне яңартырга булдык! Рәисебез Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Хөкүмәтенә ярдәме өчен рәхмәт!»

Шулай ук слет кысаларында җиңүчеләр дә билгеләнде:

Социаль әһәмиятле проектлар конкурсында:

1. «ЗОЖ» номинациясендә «Битараф булмаганнар» проекты белән Морозова Аделина (Түбән Кама шәһәре),

2. «Иҗат» номинациясендә «Җеп буенча хәрәкәт» проекты белән Волякова Анастасия (Чаллы),

3. «Медиа» номинациясендә «Киләчәккә караш» проекты өчен Курочкина Анастасия (Түбән Кама шәһәре) җиңүчеләр булдылар.

«Дай 5» квизында Мамадышның «Юность» командасы җиңде. Квестта «АтмосферненьКо» командасы иң җитезе булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев