Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда яшүсмерләр арасында «GiGas» сәүдә йорты кубогына футбол турниры үтәчәк (6+)

Бу турнир шәһәрдә беренче тапкыр үткәрелә.

25нче сентябрьдән Чаллының «Юность» һәм «Меридиан» футбол мәйданчыкларында яшүсмер командалары арасында «GiGas» сәүдә йорты кубогына футбол турниры үтәчәк. Мондый турнир шәһәрдә беренче тапкыр үткәрелә.

Турнирның максаты – яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, футбол уенын популярлаштыру, яхшы уйнаучы командаларны ачыклау.

Командалар түбәндәге яшь категорияләрендә көч сынаша:

- 2011-2012 елгы уенчылар;

- 2007-2008 елгы уенчылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы уенчылар уенның спонсорыннан истәлекле сувенирлар алачак.

Чараны Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән «Яшүсмер» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге һәм «Гигаз» сәүдә үзәге оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев