Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда яшь рәссамнарның күргәзмәсе ачылды

Чаллыда Фәридә Исламова, Алия Гыйльфанова һәм Варвара Коновалованың “Илһам канатларында” дип аталган шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

 

“КамАЗ” мәдәният сараенда өч яшь рәссам: Фәридә Исламова, Алия Гыйльфанова һәм Варвара Коновалованың “Илһам канатларында” дип  аталган шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Яшь рәссамнарның укытучылары Елена Каширская.

Күргәзмәдә лирик пейзажлар, портретлар, натюрмортлар, абстракт-ассоциатив композицияләр һәм көнкүрештәге гади предметларның катлаулы геометрик рәсемнәре белән танышырга мөмкин.

Алия, Фәридә һәм Варвара халыкара, бөтенроссия һәм республикакүләм конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар яулыйлар.

Иҗади күргәзмәнең ачылу тантанасында 4нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Мария Николаева Антонио Вивальдиның «Шторм» әсәрен скрипкада башкарды. T.F.I брейк-данс мәктәбе укучылары бию биеделәр (җитәкчеләре Антон Капитов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев