Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Яшь каләмче = юные дарования» әдәби конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Конкурска 200 дән артык катнашучы үзләренең моңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен тәкъдим итте.

26нчы сентябрьдән 30нчы ноябрьгә кадәр Чаллы Үзәк китапханәсендә «Яшь каләмче = юные дарования» әдәби конкурсы үтте.

Конкурска «Поэзия», «Проза» һәм «Драматургия» номинацияләрендә 200 дән артык катнашучы үзләренең моңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен тәкъдим  итте. Шуларның 71 е финалга үтте.

«Әлеге фестиваль бишенче тапкыр үткәрелә һәм елдан-ел катнашучылар саны арта. Быел Татарстанның күп районнарыннан гына түгел, Башкортстаннан да катнашучылар бар иде. Аларның эшләрен танылган язучылар тикшерә. Һәр елны фестиваль кысаларында язучылар белән очрашулар да була. Менә быел, мәсәлән, Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу булды. Аның сәхнә әсәрләре, шигырьләре киң таралган булса да, үзен күп кеше белми иде» дип хәбәр итте Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Резедә Гайнетдинова.

Конкурс түбәндәге яшь категорияләрендә үткәрелде:

– 7 -12 яшь;

– 13 -17 яшь;

– 18 яшьтән олырак.

30нчы ноябрь көнне катнашучылар бүләкләү тантанасына җыелды. 

Башта яшь иҗатчылар өчен язучылар һәм шагыйрьләр катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәл барышында укучылар ирекле темага иҗат итеп карадылар, каләм осталарыннан файдалы киңәшләр алдылар. Соңрак фестиваль актлар залында дәвам итте. Биредә шагыйрә, популяр җырлар авторы, Язучылар берлеге әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева белән иҗади очрашу узды. Рәзинә ханым сәхнәгә Әниләргә багышланган җыр башкарып чыкты, ел саен әниемә багышлап бер җыр язам, диде ул.

Рәзинә Сәетгәрәева – күпсанлы пьесалар авторы, аның әсәрләре бөтен Татарстан буенча үзешчән театрлар сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. Нинди генә темага пьеса сорап мөрәҗәгать итсәләр дә, юк дип әйтмим, башкарып чыгарга тырышам, аннары аларны сәхнәдә күреп сөенәм, диде автор.

Үзенең зур хезмәте дип ул Биклән авылы тарихы, Джазлы Казан, Әлфия Авзалова турындагы истәлекләр китапларын атады. «Рәзинәнең шигырьләре җырлап тора» диде Рәзинә ханымның иҗаты турында каләмдәше Мансур Сафин.

Шагыйрә ханым шатлыгы белән дә уртаклашты. Күптән түгел танылган җырчы Гүзәл Уразова кызы Камилла өчен җыр сайлау конкурсы үткәргән иде. Әлеге конкурста Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә башкорт композиторы Илдус Дәвләнов көй язган «Әти-әни – пар канатым» дигән җыр җиңү яулаган икән.

Рәзинә ханымны каләмдәшләре, укытучылар иҗат бәйрәме белән котлады. Кичә тәмамланганнан соң «Яшь каләмче = юные дарования» әдәби конкурсының бүләкләү тантанасы булды. 46 катнашучы 1,2,3 урыннар алды.

Без җиңү бәхетенә ирешкән катнашучыларның кайберләре белән аралашып алдык. 54нче гимназия укучылары абыйлы-энеле Булат белән Азат бәйгедә шигырь номинациясендә катнашып, 3нче урын алганнар.

Ә менә 41нче мәктәптән Гайнутдинова Ильвина икенче тапкыр катнаша һәм икесендә дә 1нче урын алган!

Әлеге фестивальнең төп оештыручылары – Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев