Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда дзюдо буенча «КАМАЗ» призына престижлы турнир үтәчәк

Россиянең 10 төбәгеннән 300 яшь спортчы әлеге турнирда катнашырга теләк белдергән.

Турнир машина төзүчеләр көненә һәм турнирга нигез салучы СССРның спорт мастеры Михаил Климов истәлегенә багышлана.

Ярышта 15 яшькә кадәрле егетләр һәм кызлар катнаша. Турнирның ачылышы көнендә традицион «Татарстан йолдызлары» команда ярышы узачак. Анда яшьләр һәм ветераннар командаларга бүленеп көч сынашачак.

Дзюдо буенча ярышлар 23-25 сентябрь көннәрендә «Олимпийский» спорткомплексында уза. Тамашачыларга керү ирекле.

Турнирда катнашу өчен Россиянең 10 төбәгеннән 15 яшькә кадәрле булган егет-кызлардан гаризалар килгән: Оренбург, Киров, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Марий Эл, Удмуртия, Башкортостан, Татарстан (Казан, Кама Аланы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Болгар) республикалары. 

Яшь дзюдоистлар 9 авырлык категориясендә ярышачак. 

https://minsport.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев