Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Чаллы опен - 2023» шахмат ярышлары башланды

Турнирлар стартына Россиянең 19 төбәгеннән 224 шахматчы чыкты.

«Чаллы опен - 2023» шахмат ярышлары 2 августта "Этюд" урта мәктәбендә старт алды.

Турнирлар стартына Россиянең 19 төбәгеннән 224 шахматчы чыкты. 

Татарстан вәкилләре белән беррәттән, турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург, Ямало-Ненец автоном округы, Ульяновск өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Алтай крае, Чиләбе өлкәсе, Пермь өлкәсе, Владимир өлкәсе, Удмурт Республикасы, Ханты-Манси автоном округы, Оренбур өлкәсе, Самара өлкәсе, Төмән өлкәсе, Коми Республикасы һәм Марий Эл Республикасы шахматчылары катнаша.

Бөтенроссия шахмат фестиваленең үзәк турниры – 9, 11, 13 һәм 15 яшькә кадәрге яшь номинацияләрендә уза торган һәм Идел буе һәм Уралның иң көчле яшь шахматчыларын җыйган Россия Балалар Кубогы этабы.

Россия Балалар Кубогы этабынан тыш, барлык теләүчеләр өчен ачык турнир, блиц турнир, Бөтенроссия судьялар семинары, гроссмейстер Юрий Базлов җитәкчелегендәге композицияләрне чишү конкурсы, бер үк вакытта уйнау сеанслары һәм футбол турниры узачак.

18 тактада онлайн-трансляция оештырылган, турнир Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе һәм Чаллы Башкарма комитеты ярдәме белән уза.

https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев