Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда бию спорты буенча «Кама Синергиясе 2023» россиякүләм турниры узды

Ярышта Россиянең 4 төбәгеннән 1000нән артык катнашучы көч сынашты.

Турнир 12нче ноябрьдә «Витязь» спорт комплексында үтте. Анда Россиянең 4 төбәгеннән 1000нән артык катнашучы җыелды.

Ярышта 25 клубтан спортчылар үзләренең бию осталыкларын күрсәтте һәм кубок өчен көрәште. 

Бу көнне парлар Европа һәм Латин Америкасы биюләрендә ярышты. Бәйгедә яңа гына шөгыльләнә башлаган спортчылар белән беррәттән югары дәрәҗәләргә ирешкән катнашучылар да бар иде. Алар талгын һәм Вена вальсы, квикстеп, танго, самба, румба, ча-ча-ча һәм джайв биеделәр. 

Бию — көч, чыдамлык, максатчанлык һәм даимилек таләп итә торган спорт төре. Турнирда чын спорт бәйрәме атмосферасы сизелде. Иң яхшы биюче парлар бүләкләү тантанасында кубоклар һәм медальләргә лаек булдылар.

«Кама Синергиясе 2023» турнирының партнеры — «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге.

«Алдынгылар хәрәкәте» «Спорт» һәм «Сәламәт яшәү рәвеше» юнәлешләрендә балаларның үсеше өчен бик күп мөмкинлекләр тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев