Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда “Без тарихта эзлебез” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Фестивальдә Чаллының өч гаиләсе катнашты – Закировлар, Мөхәммәтдиновлар һәм Снегур.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Эхо веков в истории семьи – Без тарихта эзлебез»дигән шәҗәрәләр фестивален үткәрә. Фестиваль өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика этаплары.

28нче февраль көнне “Эврика” мәдәни үзәгендә республика фестиваленең муниципаль этабы узды.

Фестивальдә Чаллының өч гаиләсе катнашты – Закировлар, Мөхәммәтдиновлар һәм Снегур.

Гаиләләр үзләренең нәселләрен, традицион милли гаилә ризыкларын тәкъдим иттеләр. "Минем гаилә" визит карточкасын сәхнәдә гаилә әзерләгән нәфис номерларны кулланып тәкъдим итү рәвешендә күрсәттеләр.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Мөхәммәтдиновлар гаиләсе җиңү яулады, Закировлар гаиләсе икенче урын алды, Снегурлар – өченче.


nabchelny

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев