Чаллыда «Без K-Pop (Кей-поп) яратабыз» дигән иҗади бәйге игълан ителде
Ачык ишек

Чаллыда «Без K-Pop (Кей-поп) яратабыз» дигән иҗади бәйге игълан ителде

Бәйгедә 8 - 17 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.

2024 елның 11 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны һәм яшьләрне шәһәрнең «Без K-Pop (Кей-поп) яратабыз» иҗади конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурска K-Pop турында яраткан китапка бәяләмәләр, шул темага хикәяләр яки реклама, рәсемнәрнең фотолары, Stray Kids, Black pink, Bts, bt21 уенчыклары стилендәге кул эшләнмәләре яки катнашучының K-Pop стилендәге фотосы кабул ителә.

Тулырак нигезләмәдә.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев