Җиңүчеләрне өч яшь категориясендә билгеләделәр.
Чаллыда беренче тапкыр «Кама аръягының яшь моделе 2022» дигән балалар региональ конкурсы узды. Бу хакта «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.
Финалда 7 яшьтән алып 14 яшькәчә 22 кыз катнашты. Җиңүчеләрне өч яшь категориясендә билгеләделәр.
7-9 яшьлекләр арасында беренче урынны Ясминә Газизова, икенче урынны – Яна Кудимова, өченче урынны – Алета Безбокова яулады.
10-11 яшьлекләр категориясендә: беренче урында – Сафия Хөснетдинова, икенче урында – Валерия Рассадкина, өченче урында – Элина Сибгатуллина.
12-14 яшь: беренче урында – Мәдинә Газизова, икенче урында – Нэлли Красноперова, өченче урында – Николь Панькова.
Катнашучылар ай буе дефиле, фотога төшү, хореография һәм вокаль-театр осталыкларына өйрәнделәр.
Җиңүчеләр өчен төп бүләк – Казан журналында басылу. Призлар арасында шулай ук балалар өчен җиһазлары, күңел ачу чараларына, мастер-класслар, фотосессия өчен сертификатлар бар.
Конкурсны «LS Models School» модель мәктәбе оештыра, ул шулай ук ел саен «Яр Чаллы гүзәле» шәһәркүләм конкурсын үткәрә.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев