Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда беренче ярдәм күрсәтү буенча региональ чемпионат узды

Укучылар коткару техникасы төзелешен карадылар һәм саклагыч экипировка кияргә өйрәнделәр.

Чемпионат 21нче октябрьдә «Орион» яшьләр үзәгендә узды. Чаллы белән параллель рәвештә шундый ук чемпионат Казан шәһәрендә дә үтте. Чаллыда һәм Казанда 25 команда составында 125 катнашучы, төбәкне бөтенроссия дәрәҗәсендә кем тәкъдим итәчәген билгеләү өчен көч сынашты. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәтенең» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионатның максатлары:

  • «Беренче ярдәм» Бөтенроссия проектының төбәк этабында иң яхшы командаларны билгеләү,
  • балаларның белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен тикшерү,
  • ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче укучыларны беренче ярдәм күрсәтә белүгә әзерләү.

Укучылар коткару техникасы төзелешен карадылар һәм саклагыч экипировка кияргә өйрәнделәр.

Тематик мәйданчыкларда «Кызыл хач» квизы, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту турында семинар, Халыкара бәла сигналлары системасы буенча мастер-класс, креатив остаханә һәм янгын-коткару бүлеге хезмәткәре белән очрашу үтте.

Чемпионатны Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан республикасы «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге һәм «Орион» яшьләр үзәге белән берлектә Кызыл Хачның Россия бүлеге оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев