Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда балаларны автокреслосыз йөртүче 10нан артык машина йөртүчене ачыклаганнар

Чаллы дәүләт автоинспекциясе «Бала-төп пассажир!» дигән профилактик акция үткәрде.

Чаллы дәүләт автоинспекциясе «Бала-төп пассажир!» дигән профилактик акция үткәрде. Полиция хезмәткәрләре балаларны транспорт чараларында йөртүнең ничек башкарылуын тикшергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы сайты хәбәр итә.

Рейд барышында 10нан артык машина йөртүчене кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартканнар. Аларга 3 мең сум күләмендә штраф язганнар.

Чаллы дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә автокресло куллануның мөһимлеге турында искәртә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев