Чаллыда авыручы балалар күп булу сәбәпле кайбер мәктәпләрдә уку туктатыла
Ачык ишек

Чаллыда авыручы балалар күп булу сәбәпле кайбер мәктәпләрдә уку туктатыла

Бу респиратор чирләр башка балаларга йокмасын өчен эшләнә.

Чаллыдагы 42нче мәктәптә ике башлангыч сыйныф балалары 7 көн буена мәктәпкә килмичә торалар. Бу турыда «Чаллы ТВ» сайтында язалар.

Әлегә шәһәрдә карантинга ябылган уку йортлары юк, ләкин грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 20% тан артык булса, мәктәп җитәкчелеге бу турыдагы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә. 7-10 көн мәктәпкә бармый тору вирусның таралуын туктатырга мөмкинлек бирә.


Грипп һәм ОРВИдан саклану чараларын исегезгә төшерәбез:

  • Уку һәм ял итү режимын саклау, артык аруны булдырмау, саф һавада йөрү, җитәрлек йоклау һәм яхшы ашау;
  • иртәнге гимнастика һәм физик күнегүләр ясау;
  • авырый торган кешеләр белән, мөмкин булганча, азрак аралашу;
  • ашар алдыннан, урамнан кергәч, авыру кеше белән аралашканнан соң кулларны яхшылап юу;
  • бүлмәне ешрак җилләтү, идәннәрне юеш чүпрәк белән юу;
  • кеше күп булган урыннарга бармый тору;
  • борынны һәм тамакны көненә ике-өч тапкыр чайкау.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев