Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Акварель-2022» чәчәкләр фестивале була

30 август, Татарстан республикасы һәм шәһәр көне уңаеннан, Чаллыда зур бәйрәм чаралары үтәчәк. “Акварель-2022” чәчәкләр фестивале әнә шуларның берсе.

Фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының, идарә итү компанияләренең һәм шәһәрлеләрнең иҗади мөмкинлекләрен билгеләү максатыннан 32 ел рәттән оештырыла.

Программа буенча ул көндезге сәгать 10.00да, гадәттәгечә, Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып, Раскольников урамына кадәрге мәйданда узачак. Биредә шәһәрлеләр «Чәчәк ат, Чаллым» темасы кысаларында иҗат ителгән күләмле чәчәк компазияләрен күреп хозурлана һәм алар белән истәлеккә фотога төшә алачак. Узган ел чара халык әкиятләренә багышланган иде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев