Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Айзирә Имамованың «Хыялыма таба барам» дип исемләнгән китабы презентациясе үтте

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында язучы, журналист Айзирә Имамованың яңа китабы презентациясе үтте.

Сүз "Хыялыма таба барам" дип исемләнгән китап турында сүз бара, бу яшь шагыйрәнең беренче китабы.

Кичәдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь Илсөяр Ихсанова, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева, "Идел" журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, Чаллы матбугат үзәге җитәкчесе Резида Йосыпова, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова, "Көмеш кыңгырау" газеты баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, шәһәрнең атаклы җырчылары Габидулла Хөрмәтуллин, Диләрә Камалова, Ришат Шәйхетдинов, Илнур Гомәров, Артур Салихов һ.б. катнаштылар. Шагыйрәне котлап иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якташлары, мөгаллимнәре, киң җәмәгатьчелек килгән иде. Кичәне ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге үткәрде. Сценарий авторы һәм алып баручы - Лилия Гыйбадуллина.

Тамашачылар өчен авторның шигырьләре, җырлары яңгырады.



Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова, "Без бүген китап туена җыелдык" дип чыгыш ясады. Чаллыда яшьләр иҗатына да игьтибар зур, диде ул.

«Айзирәнең шигырьләре заманча, яшләрне аңларга ярдәм итәләр. Айзирә Имамова кадетлар мәктәбен кызыл медальгә, КХТИны кызыл дипломга тәмамлады. Быел 30 яшьлек юбилее да әле аның» дип сөйләде  язучылар берлегенең Чаллы бүлечәсе рәисе Факил абый Сафин.

Татарстан китап нәшрияты Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлеге мөхәррире Айсылу Галиева «Беренче китапның ләззәте онытылмас» дип искәртте.

Айзирәнең әти-әнисе дә кызларының уңышларына бик шатлана. «Иҗади кешеләр арасына килеп керүенә сөендек» диде әнисе Хәния ханым.

Җырчы Илнур Гомәров Айзирә Имамованың әнисенә багышлап иҗат ителгән шигыренә язылган җырны башкарды.

Айзирә Имамовага Шәһәр хакименең рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото: Резеда Гасимова, Чаллы театры телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев