Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда әдәбият көннәре үтте

Башта язучылар мәктәпләрдә очрашуларда булдылар.

Башта язучылар Чаллының 54нче һәм 2нче гимназиясендә, 84нче лицей-интернатында, 4нче һәм 54нче мәктәпләрендә очрашуларда булдылар. Аннары Чаллы татар дәүләт драма театрына Ркаил Зәйдулланың иҗат кичәсенә җыелдылар. Әдәбият көннәренә Казаннан бер төркем язучылар һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов  килгән.

Марат Готыф улы Ркаил Зәйдулланы 60 яшьлек юбилее белән котлады.

«Ркаил безнең Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин урынын алды. Мин мондый кыю кешеләргә һәрвакыт сокланып яшәдем. Кыюлыгың өчен дә, мөстәкыйль фикерең өчен дә хөрмәт итәм. Кем арбасына утырып барса да, алар сүзен сөйли дигән сүз түгел», – диде ул язучы, шагыйрь, журналист, Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Рафаил улы Зәйдулла турында һәм аңа Татар телен саклау комиссиясенең мактаулы билгесен тапшырды.

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил абый Сафин да Ркаил Рафаил улына рәхмәтен җиткерде. «Бик күп эшләребез аның ярдәмендә эшләнде» диде ул.

Алга таба юбилярны каләмдәшләре Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Газинур Морат һәм Рөстәм Галиуллин да тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев