Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Мәктәп бизнес-старты»: Татарстан мәктәпләрендә эшкуарлык дәресләре башланды

Беренче дәресләр бу атнада башлана.

Чаллыда әлеге проектта 4000 укучы катнаша. Барлыгы проектта 12 мең яшүсмер катнашыр дип көтелә. Алар эшмәкәрлек нигезләрен өйрәнәчәк.

Проектны Республиканың Икътисад министрлыгы һәм Фән һәм мәгариф министрлыгы оештыра. 

Дәресләр эшлекле уен форматында уза. Укучылар 60 кешедән торган төркемнәргә бүленәләр. Аларга эшмәкәрнең портретын төзергә, махсус тест үтәргә, үз проектларын тәкъдим итәргә, бизнес-план һәм PR-кампания төзергә туры киләчәк.

Уку барышында Казанда, Татарстанның шәһәр һәм районнарында 200 чара узачак. Шул рәвешле, 5-7 сыйныф укучылары командада эшләргә һәм үз бизнесларын булдырырга өйрәнәчәк. 

«Без берничә елдан республикада яңа буын бизнес-лидерлар үсеп чыгуын телибез. «Мәктәп бизнес-старты» программасы әлеге процесска хәзердән үк нигез сала, укучыларда эшмәкәрлек турында дөрес фикер тудырырга һәм яңа күнекмәләрне практикада тикшереп карарга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы башлыгы урынбасары Айрат Шәмсиев.

 

Эшлекле уенны уңышлы үткән укучылар эшмәкәрлек буенча тирәнтен теоретик һәм практик укуда катнашачак. Бу команда семинарлары булачак, аларда мәктәп компанияләре катнашачак. Укудан соң балалар эксперт-эшмәкәрләргә үзләренең проектларын тәкъдим итәчәк. Әлеге этапны да уңышлы үткән укучылар проектның яңа этабына чыга. Яңа ел алдыннан аларны мәктәпнең хәйрия ярминкәсендә катнашу, ә аннары – бизнес-кейслар чемпионат көтә.

Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә планлаштырыла. Анда 120 укучыдан торган 40 команда катнашачак.

«Мәктәп бизнес-старты» программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев