Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда 1-4нче сыйныф укучылары арасында «Татар малае – 2023» бәйгесе узды

Финалда 10 егет үзара көч сынашты.

Татар малайлары

Татар малае буласыгыз киләме? «Мин болай да татар» дияргә ашыкмагыз әле сез. Сүз бит шул исемдәге бәйге турында бара. Һәм анда җиңү яулаучыны иң булдыклы, сәләтле татар малае дип санарга була инде. Чаллыда 1-4нче сыйныф укучылары арасында «Татар малае – 2023» бәйгесе узды. Аны шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә 14нче балалар-яшүсмерләр үзәге оештырды.

Быел Татарстанда педагог һәм остаз елы, ә Россиядә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгән иде – бәйге шул темаларга багышланган иде. Татар малайлары исә башта мәктәпләрдә сайланды. Һәм барлык катнашучылар арасыннан менә 10ысы финалга узды.

Ә финал өч өлештән тора иде. Беренче биремдә конкурсантлар үзләре белән таныштырды, һәм иҗади номер тәкъдим итте. Интеллектуаль турда малайлар шагыйрь Роберт Миңнуллин һәм җырчы Әлфия Авзалова иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Һәм өченче өлештә малайлар яраткан укытучыларына сәхнәдән матур итеп рәхмәт әйттеләр. Аларның кайсы – иң зирәк, кайсы – иң зыялы, кайсы – иң талантлы дип табылды. Өчесе исә призлы урыннар алды. «Татар малае-2023» исеменә Чаллының 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы Алмаз Шәкуров лаек булды. Чынлап та лаек ул! Баянчы да, җырчы да. Ут, кыскасы!

2нче гимназия укучысы Самат 2нче урын яулады. Самат соклангыч җидти. Өченче урынга лаек дип табылган 58 гимназия укучысы исә күңелгә шук-шаян булып кереп калды. 

– Мин бу бәйгегә ныклап әзерләндем, – дип интервью бирде безгә Алмаз, кичә тәмамлангач. –  Татар халкының бәйрәмнәрен өйрәндем, күп укыдым. Беренче урын алуымны ишеткәч, бик шатландым. Минем өчен конкурсның икенче өлеше авыррак тоелды. Ә иң җиңеле – төрле халыкларның милли киемнәрен белү һәм җырларны тану иде. Әлфия Авзалованы мин кечкенәдән тыңлыйм.

Малайлар, котлыйбыз!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев