Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы зыялылары Балык Бистәсендә

12нче июль көнне Чаллы шәһәренең язучылары, сәнгать әһелләре, рәссамнары, журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган зур делегациясе Балык Бистәсе районында булды.

12нче июль көнне Чаллы шәһәренең язучылары, сәнгать әһелләре, рәссамнары, журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган зур делегациясе Балык Бистәсе районында булды.

Чаллы җәмагатьчелегенең мондый зур состав белән Балык Бистәсенә сәяхәте 90нчы еллардан бирле уздырылмаган булган икән. Әлеге очрашуны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил абый Сафин оештырды. Чаллыдан кырыклап татар зыялысы төбәк тарихы, мәдәни җәүһәрләр белән танышты, район халкы белән аралашты.

Балык Бистәлеләр кунакларны ачык йөз белән милли киемнәрдән чәкчәкләр тотып, гармуннар уйнап, юл буенда ук каршы алдылар.

Беренче тукталыш Борынгы Чаллы шәһәрлеге тыюлыгында булды. Анда тарихчы Нурулла Гариф кунакларны әлеге төбәкнең тарихы, Чаллы атамалы авыллар, мәгърифәтче Хәлфә бабай кабере һәм төрбәсе белән таныштырды.
Чираттагы тукталыш Яңа Сала авылында тарихчы Нурулла Гарифның шәхси музеенда булды. Әлеге музей үзенең тулылыгы белән Чаллы кунакларын таң калдырды. Анда мең еллык тарихи ядкәрләр, борынгы китаплар, кулъязмалар, милләт архивының бер өлеше саклана. 

Биредә дә кунакларны авыл халкы гармуннар уйнап, милли киемнәр киеп, икмәк белән каршылады, Нурулла Гарифның чәчәкле ишегалдында мул табын әзерләнгән иде. 

Алга таба чаллылылар Балтач-Юлсубино авылына юл тотты, анда халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музее белән танышты, шагыйрьнең туган нигезендә, мәчеттә, бик матур итеп төзекләндерелгән Күгәрчен чишмәсендә булды. 

Мәктәптә оештырылган Равил Фәйзуллин музее үзенең югары зәвыгы, энциклопедик мәгълүматка ия булуы белән аерылып тора. Очрашуда шагыйрь үзе дә катнашты, балалар аның шигырьләрен укыдылар, кунаклар исә музейга үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.

Соңгы тукталыш район үзәгендәге китапханәдә булды, анда Чаллы зыялылары халык белән очрашты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Тукай премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин кунакларның һәрберсе белән таныштырып чыкты. 

Алар арасында сәясәтче, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхиярова кебек тел галимнәре, Данис Хәйруллин, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фәттахова, Әлфия Ситдыйкова, Зифа Кадыйрова кебек китапларын халык яратып укый торган язучылар, әдәби берләшмә әгъзалары, «Мәйдан» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы редакция коллективлары, Татарстанның халык художнигы Мадияр Хаҗиев, җырчылар Габидулла Хөрмәтуллин, Илсөяр Зарипова, нәфис сүз остасы, язучы Зөләйха Минһаҗева, драматург һәм артист Булат Сәлахов, тагы бик күпләр бар иде.

Алар барысы да диярлек чыгыш ясадык, шушы төбәктә туып үскән язучылар Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Миңневазих Фатыйхов та үз сүзләрен әйттеләр, Равил Фәйзуллин белән Нурулла Гариф та очрашуда катнашты.
Һәр чыгышның үзәгендә милләт һәм тел язмышы булды.

Чаллы язучылар оешмасы халык белән менә шундый максатчан очрашуларны даими оештырып тора, алга таба да дәвам итәчәк.


Фәүзия Бәйрәмова язмасы файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев