Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы хорчылары халыкара конкурста җиңү яуладылар

Чаллының «Балачак» хоры Сочи шәһәрендә узган «На творческом Олимпе» Халыкара конкурсында Гран-прига ия булды.

Бәйгенең жюри әгъзалары составында Сочи сәнгать колледжы укытучылары, Сочи филармониясенең режиссерлары һәм солистлары бар иде. Иң зур бүләккә – Гран-прига Чаллы шәһәреннән үрнәк махсус хор - «Балачак» хоры лаек булды.

Бәйгедә Калмыкия Республикасы, Мәскәү, Чебоксар, Тамбов, Вологда, Симферополь, Яңа Уренгой һ. б. шәһәрләрдән коллективлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Балачак» хоры 2022 елда «Битва хоров» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең иң яхшы 20 балалар коллективы исемлегенә керде.

«На творческом Олимпе» конкурсында шулай ук хорның солистлары да лауреатлар булды. Хорның сәнгать җитәкчесе – Юлия Кукаркина.

https://nabchelny.ru/news/51319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев