Чаллы вокалистлары «Поле чудес» тапшыруында чыгыш ясады
Ачык ишек

Чаллы вокалистлары «Поле чудес» тапшыруында чыгыш ясады

Чаллының 1нче музыка мәктәбе укучылары федераль каналда бара торган “Поле чудес” тапшыруында чыгыш ясады.

Бу хакта «Эфир 24 Чаллы» телеканалы хәбәр итә.

«Бусинки» вокаль ансамбле тапшыруга җитәкчеләре Юлия Кукаркина белән бергә барды. Юлия ханым катнашучылар арасында иде. Уен телеканалда декабрь аенда күрсәтеләчәк.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray


Нет комментариев