Чаллы үзәк китапханәсе балаларны компьютер өйрәнү курсларына чакыра
Ачык ишек

Чаллы үзәк китапханәсе балаларны компьютер өйрәнү курсларына чакыра

Чаллы үзәк китапханәсе балаларны «Презентацияләр мастеры» — балалар өчен компьютерларны өйрәнү программасын (6+) үзләштерергә чакыра.

Шәһәр үзәк китапханәсе 6 -12 яшьтәге балаларны «Презентацияләр мастеры»(6+) дип аталган компьютерны өйрәнү программасын үзләштерергә чакыра. Ул ата-аналарга балаларның ялын оештырырга, заманча белем таләп итә торган күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк.

Компьютер курсларың программасы 8 тематик дәрестән (мастер-класслар) тора, алар Microsoft Power Point программасында презентацияләр ясауының төрле методлары белән таныштырачак. 

Теләгән һәр кешене көтәбез, тулырак мәгълүматны 71-40-88 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.

Мастер-класслар 2024 елның гыйнвар аеннан атна саен түбәндәге адрес буенча узачак: Ямашев бульвары, 4/14А

Ләйлә Хәмитова.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев