Чаллы Үзәк китапханәсе «Әдәби Җәй»гә йомгак ясарга чакыра
Ачык ишек

Чаллы Үзәк китапханәсе «Әдәби Җәй»гә йомгак ясарга чакыра

Фестивальнең йомгаклау этабында «Китапстан» республика җәйге китап марафонының шәһәр туры җиңүчеләрен бүләкләү узачак.

 

9нчы сентябрьдә 13:00 сәгатьтә Чаллы үзәк китапханәсе «Әдәби Җәй» («ЛитЛето») әдәби-агарту фестиваленә чакыра. Бу хакта Чаллы шәһәре сайты хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында: язучылар һәм әдәби геройлар белән очрашулар, балалар иҗат коллективлары чыгышы һәм бик күп китаплар белән танышу оештырылачак.

Фестивальнең йомгаклау этабында «Китапстан» республика җәйге китап марафонының шәһәр туры җиңүчеләрен бүләкләү узачак, ә анда катнашучыларның барысы да электрон сертификатлар алачак.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев