Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучыларын «Татар теле – туган телем» уенында катнашырга чакыралар

Уенда 8-11 сыйныф укучылары катнашачак.

Чаллы укучыларын ел саен уздырыла торган «Татар теле – туган телем» квиз-уенында катнашырга чакыралар. Чараны «Заман» яшьләр үзәге оештыра. Ул Халыкара туган тел көненә багышлана.

Уенда 8-11 сыйныф укучылары катнашачак. Чараның максаты – укучыларның татар теле турындагы белемнәрен арттыру, үсеп килүче буынны үз милли мәдәнияте, милли сәнгате белән кызыксындыру, Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү аша татар телен өйрәнүне популярлаштыру.

Уенның сайлап алу турлары 8-14 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә узачак. Уенда катнашучылар татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты; татар халык җырлары, традицияләре һәм мәдәнияте; татар эстрадасы җырларына багышланган биремнәр чишәчәк.

Соңгы этап – уенның финалы, анда сайлап алу турларында җиңүче командалар көрәшәчәк.

Финал уены 21нче февраль көнне 14:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә узачак.

Катнашуга гаризалар 2024 елның 5 февраленә кадәр 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев