Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы финалында катнашты

6нчы октябрьдә «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалистлары исемлеге игълан ителде.

Чаллыны анда талантлы, акыллы, максатчан балаларның зур командасы – «Орион» яшьләр үзәге һәм шәһәрнең белем бирү учреждениеләре укучылары тәкъдим итте.

Яшь чаллылылар конкурсларны уңышлы уздылар – шәхес тибына, интеллект төренә, өстенлекле эш алымына һәм эрудициягә тестлар, Россиянең әйдәп баручы компанияләре һәм югары уку йортлары экспертлары тарафыннан эшләнгән кейс биремнәрен чиштеләр, эшләрен Саранскида һәм Казанда узган турыдан-туры ярымфиналларда якладылар.

Конкурс финалы 23 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында узачак. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча «Озын тәнәфес» җиңүчеләре:

- Өч йөз 10 сыйныф укучысы белем алуга 1 миллион сум һәм югары уку йортларына кергәндә казанышлар портфолиосына өстәмә баллар алачак;

- Өч йөз 8-9 сыйныф укучысы 200әр мең сум акча алачак; 

- Көллиятнең чыгарылыш курслары студентлары арасында 300 катнашучы 1 миллион сум акча, 1-2 курс студентлары 200әр мең сум акча ала алачак.

«Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. "Озын тәнәфес" - Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыручы булып тора.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев