Чаллы укучылары мобилизацияләнгән солдатларга хатлар язды
Ачык ишек

Чаллы укучылары мобилизацияләнгән солдатларга хатлар язды

Чаллы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары мобилизацияләнгән солдатларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләде.

Хатларда укучылар солдатларга саулык-сәламәтлек һәм тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. Хатлар Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек өчпочмаклап бөкләнгән һәм махсус конвертларга салынган.

Әлеге хатлар солдатларга дип җыелган һәрбер рюкзакка салынган. Рюкзакларда моннан тыш төрле кирәк-яраклар - җылы киемнәр, шәхси гигиена предметлары, ашамлыклар, дарулар бар.

29нчы сентябрьдә тагын ике төркем мобилизацияләнгән солдат махсус операциягә китте.

@tatmediaofficial

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев