Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары «КАМАЗ»заводында экскурсиядә булдылар

КАМАЗ ААҖ бүлекчәләрендә 18, 19, 27, 43, 51 һәм 56 нчы мәктәпләрнең тугызынчы сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырылды.

«Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бердәм Ачык ишекләр көне чаралары башланды. КАМАЗ ААҖнең әйдәп баручы бүлекчәләре һөнәри юнәлеш бирү программаларын әзерләделәр һәм мәктәп укучыларын һәм укытучыларын каршы алдылар. Чарада директор Илдар Ганиев җитәкчелегендәге Яр Чаллы политехник көллияте белгечләре командасы актив катнашты. 

КАМАЗның берничә һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы эшләде:

Двигательләр заводы укучыларга КАМАЗ яңа двигательләренең төп производстволары белән танышырга тәкъдим итте. Укучылар двигательнең аерым элементларын җыю буенча профессиональ пробалар башкарган укыту-технология комплексы производствода иң тәэсирләндергеч урын булды. 

 

Автомобиль заводы укучыларга автомобиль кабиналары җыюның төп конвейерын, кабинаның һәм автомобиль рамкасының технологик процессларын күрсәтте. Һөнәри сынауларда укучылар хезмәткәрләргә план үтәшергә булышты - «автомобиль вентиляторын җыярга» йөкләмәсен 43 һәм 56 нчы мәктәп кызлары искиткеч башкарды. 

Һөнәри юнәлеш бирү чарасының барлык мәйданчыкларында да Яр Чаллы политехник көллияте командасы укучылар һәм КАМАЗ бүлекчәләрендә хезмәт куючы балалары 8-9 сыйныфларда белем алучы ата-аналар алдында «Профессионалитет» программаларын тәкъдир итте.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев