Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары интеллектуаль уенда Ватан сакчыларын искә алдылар

Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүнең 82 еллыгына багышланган «Хәтерне саклап» дигән интеллектуаль уен узды.

20нче июнь көнне Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Җиңүнең 82 еллыгына багышланган «Хәтерне саклап» дигән интеллектуаль уен узды.

Бәйгедә 77нче гимназиянең 7-10 сыйныф укучылары катнашты. Алар 9 командага бүленеп көч сынашты:

  1. «Две семерочки»,
  2. «Физики»,
  3. «Пифагор»,
  4. «Удача»,
  5. «Лирики»,
  6. «Буквоеды»,
  7. «Аксиома»,
  8. «Инфознайки»,
  9. «Питон». 

Әлеге чара — Ватаныбыз сакчыларын, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, фронт җырларны искә алу максатыннан оештырылды. 

Конкурста биремнәр өч тема буенча барды:

  • «Песня военных лет»;
  • «Полевая почта»;
  • «Знатоки». 

«Песня военных лет» биремендә катнашучылар хәрби җырларны тыңлап, аларның исемнәрен һәм авторларын әйтергә һәм җырлап та күрсәтергә тиеш булдылар. Укучылар бергәләшеп «Катюша» һәм «Смуглянка» җырларын башкардылар.

Уенның «Полевая почта» дигән өлешендә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветеранына хатлар яздылар: 

  • «Кадерле ветеран! Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле 82 ел үтүгә карамастан Ватан сугышын һәм Сезнең үлемсез батырлыгыгызны хәтерлибез. Без, 8Б сыйныфы укучылары киләчәгебез хакына, Россия хакына, тыныч тормыш хакына фидакарьлек һәм ныклык күрсәткәнегез өчен сезгә рәхмәтле. Хәтерлибез, без онытмаячакбыз». «Физики» командасы. 

 

  • «Кадерле ветеран! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет телибез. Рәхмәт сезгә! Сезнең батырлыгыгыз бәяләп бетергесез». «Пифагор» командасы. 

 

  • «Хөрмәтле Илдар Мананович Маннанов! Без, 77нче гимназия укучылары, Сезгә рәхмәтле. Сез тигезсез көрәштә соңгы көчегезне биреп нык тордыгыз. Без сезнең батырлыкны мәңге онытмабыз. Хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез». «Аксиома» командасы.

«Знатоки» заданиесендә «Пифагор», «Две семерочки», «Удача», «Питон» дигән командалар яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

Уенның җиңүчеләре:

  • I урын — «Пифагор» командасы;
  • II урын — «Удача» командасы;
  • III урын — «Физики» командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев