Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары финанс грамоталылыгына өйрәнә

Уку 14-17 яшьлек балалар өчен оештырыла һәм бушлай уза.

 

«Территория успеха» балалар һәм яшүсмерләр өчен бизнес-мәктәптә март аеннан ноябрь аена кадәр 14-17 яшьлек 30 бала өчен уку уза. Уку финанс грамоталылыгына багышлана һәм бушлай була. 

Балалар өчен бизнес-уеннар, лекцияләр, тренинглар, эшмәкәрләр белән очрашулар һәм предприятиеләргә экскурсияләр оештырылачак.

Уку барышында катнашучылар финанс максатлары, финанс куркынычсызлыгы, салымнар һәм инвестицияләр турында беләчәкләр һәм гаилә бюджетын планлаштырырга өйрәнәчәкләр.

Проект җитәкчесе Оксана Самарцева яшьләрне финанс грамоталыгына өйрәтү федераль дәрәҗәдә алып барыла.

НАФИ агентылыгы белдергәнчә, 14-17 яшьлек 75% яшүсмернең шәхси акчалары бар, әмма ата-аналарның бары 16% проценты гына балаларның финанс буенча фикере белән кызыксына. Күпчелек әти-әниләр гаилә бюджетын төзегәндә балаларны катнаштырмый һәм аларның фикере белән кызыксынмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев