Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары Бөтенроссия яшүсмерләр педагогик форумында катнашты

Чаллы шәһәрендәге 42нче мәктәпнең психологик-педагогик сыйныфында укучы дүрт бала «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә булдылар.

Чаллы шәһәрендәге 42нче мәктәпнең психологик-педагогик сыйныфында укучы дүрт бала «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә булдылар. Анда Бөтенроссия яшүсмерләр педагогик форумы узды.

Форумда Россиянең 81 төбәгеннән 300 укучы катнашты. Чаллы дәүләт педагогия университетында шәһәр мәктәпләренең психологик-педагогик сыйныфларында шөгыльләнүчеләр өчен матбугат конференциясе узды. Видеоэлемтә режимында үткән чарада Зәй һәм Түбән Кама профильле сыйныф укучылары да катнашты.

Форумның яшь делегатларын һәм укучыларны Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде. Ул яшүсмерләрне Бөтендөнья Фән көне белән котлады һәм психологик-педагогик сыйныф укучыларын югары уку йорты коллективының бер өлеше булуын ассызыклады. Алар Чаллы дәүләт педагогия университетында узучы олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашалар.

Укучыларның «Орленок» мәдәният үзәгендә булулары университет җитәкчелеге инициативасы белән тормышка ашырылды. «Орленок»та балаларны 42нче мәктәп директоры урынбасары Ольга Фатеева озатып йөрде.

Үз чыгышында ул тыңлаучыларның игътибарын форум максатларына һәм бурычларына юнәлтте. Форумда катнашучыларны 12 командага бүлделәр, аларның һәрберсе педагогикага нигез салучыларның берсе яки тормышы педагогика яисә тәрбия эшчәнлеге белән бәйле галимнәрнең берсе хөрмәтенә исем алды. Командалар составында балалар дискуссияләрдә, мастер-классларда, проект эшендә, дәресләр әзерләүдә һәм үткәрүдә катнаштылар. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә булачак укытучылар «Россия халыкларының мәдәни килеп чыгышы» фестивален үткәрделәр.

Узган ел 56нчы мәктәпнең педагогик классында шөгыльләнүче ике укучы әлеге форумга барган иде. 

http://nabchelny


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев