Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы театрында балалар өчен «Чиксез» дигән иҗади студия эшли башлый

Чаллы татар дәүләт драма театры 11-16 яшьтәге балаларны иҗади студиягә чакыра.

Чаллы татар дәүләт драма театры 11-16 яшьтәге балаларны «Чиксез» дигән иҗади студиядә шөгыльләнергә чакыра.

Студиянең чыгарылыш спектакльләре/эшләре профессиональ сәхнәдә махсус яктылык һәм тавыш җиһазлары белән узачак. Бу хакта театрның социаль челтәрендә хәбәр ителә.

Студия җитәкчесе театр һәм кино актрисасы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган Зөлфия Галиуллина. Студия режиссёры театр актёры, режиссёр, Казан театр училищесын тәмамлаган Фирдүс Сафин.

Төркемнәр рус һәм татар телләрендә эшләячәк. Дәресләр 12 сентябрьдән башлана, атнага ике тапкыр, ике сәгать дәвамында узачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (904) 767-79-08  WhatsApp: https://wa.me/79047677908

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев