Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Авыл эте Акбай»(0+) спектаклен карарга чакыра

Спектакльнең премьерасы бүген – 20нче декабрь көнне узды.

Бәхет – ул еракта түгел, синең яныңда. Ләкин шуны аңлар өчен авырлык тулы юлларны үтәргә кирәк. Ул юл шактый куркыныч: анда самими авыл эте дә, хыянәтче мәче дә, ярдәмгә әзер усал бүре дә, шәһәрнең күпне күргән урам этләре дә үзенә урын эзли... Акбай һәм Тәмлетамак сәяхәте дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында сөйли, маҗаралар вәгъдә итә.

Төп рольне – Акбай ролен Руслан Әюпов башкара.

«Балалар спектакле безнең өчен – үз тамашачыбызны әзерләү. Татар телле балалар спектакльләре яши алганны күрдек.

Без Интернетта «Авыл эте Акбай» булачак» дип хәбәр салган идек – беләсеңме, күпме кайтаваз булды?! Минем яшьтәшләр аны карап үскән, барысы да Әсгать Хисмәтне хәтерли (Камал театрында спектакльнең беренче куелышында Акбай ролен уйнады. – авт).

Чагыштырулар булуы хәлебезне катлауландыра инде. Әмма, төннәр буен йокламыйча, без аны эшләп чыгачакбыз» дип сөйләгән иде Чаллы дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов «Интертат» сайтына биргән интервьюсында әлеге спекткль хакында.

Спектакльне 21, 22, 27, 28 декабрьдә, 3, 5, 7, 8 гыйнвар көннәрендә карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев