Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы театры кызлар өчен «Матур» клубы ача

Клубта 10-14 яшьлек кызлар өчен хореография дәресләре, мастер-класслар һәм очрашулар үтәчәк.

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа проект башлап җибәрә. Ул «Матур» кызлар клубы дип атала.
Клуб 10-14 яшьлек кызларны һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән, аларга талантларын ачуда һәм үз-үзләренә ышанычларын үстерүдә ярдәм итәчәк, дип яза Чаллы театры сайты.

Клубка йөрүче кызлар өчен

  • Атна саен хореография дәресләре;
  • Лидерлык һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү дәресләре;
  • Кызларга үз тирәсендәге дөньяны аңларга һәм күзаллауны киңәйтергә ярдәм итә торган кызыклы лекцияләр һәм актуаль темаларга дискуссияләр;
  • Иҗади фикерләүне үстерүче мастер-класслар;
  • Тәҗрибәле педагоглар һәм тренерлар тарафыннан ярдәм оештырылачак.

«МАТУР» клубын тәкъдим итү 29 август көнне узды. Бирегә кызлар үзләренең әниләре белән килгән иде. Алар өчен психолог, бизнес-тренер Анастасия Сабитова һәм блогер, фотограф Светлана Панькова катнашында беренче мастер-класс оештырылды.

Клуб эшчәнлеге барышында бер ел эчендә кызлар шәһәрнең иң яхшы 64 эксперты белән шәхсән танышачак. Элемтә өчен телефон: 89172263614 (Луиза), WhatsApp: https://wa.me/79172263614

https://vk.com/chelnyteatr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев