Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы театры афиша өчен рәсемнәр конкурсы игълан итте

Чаллы татар дәүләт драма театры Яңа ел әкияте афишасына балалар рәсемнәре конкурсы игълан итә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Яңа ел әкияте афишасына балалар рәсемнәре конкурсы игълан итә. Әкият «Теләмәшкин» («Нехочуха») дип атала. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшүсмер Әмир, үзен һәм тирә-юньдәгеләрне аңламаганлыктан, серле җир асты дөньясына эләгә, анда аны 4 табигать көче каршы ала: су, һава, ут һәм җир.

Алар тылсымлы дөньядан чыгу юлын табар өчен берләшәләр, ә физика һәм химия белемнәре геройларга уртак мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. Бу әкият үз теләкләреңне ишетергә һәм якыннарыңны аңларга өйрәтә».

Конкурста катнашу өчен төп герой Әмирнең образын һәм аның серле дөньясын ясарга кирәк. Иң яхшы рәсемнәр яңа әкиятнең афишасы һәм сәхнә бизәлешенең нигезе булачак.

Конкурста катнашу өчен яхшы сыйфатлы рәсемнең сканын chelnyteatr.marketing@yandex.ru почтасына яки театрның ВКонтакте төркемендәге «Сообщение» бүлегенә җибәрергә кирәк: баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме, яше; ата яки ананың фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм телефон номеры язылган булырга тиеш.

Рәсемнәр 2023 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев