Чаллы татар дәүләт драма театрында ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты эшли
ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты өч ай дәвамында тормышка ашырыла.
Проектның төп максаты - олыларның да, балаларның да ял итүе. ГАИЛӘ/ТЕАТР проекты һәр айның беренче шимбәсендә үткәрелә.
Балалар өчен махсус театральләштерелгән анимацион программа әзерләнә, алар яшьтәшләре белән уйныйлар һәм үз куллары белән эшләнмәләр ясыйлар. Шул ук вакытта әти-әниләре зур залда рәхәтләнеп спектакль карый.
5нче ноябрь көнне олыларга «Яшь йөрәкләр» спектакле күрсәтелде, балалар янына уйнарга миньоннар килде. Балалар да, ата-аналар да бик канәгать булып калдылар, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt
Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев