Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы татар дәүләт драма театры «Театраль педагогика» проектын башлап җибәрде

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Театраль педагогика» дигән өр-яңа проект башлап җибәрде. Тәрбияви проект.

Тамашачылар бирегә фикерләшү өчен дә җыелганнар. Ә сүз бу юлы Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәгә куелган «Без китәбез, сез каласыз» спектакле турында барды.

Спектакльнең башында ук режиссер тамашаның милли тематика күтәргәнен искәртеп куйды.

– Спектакль юкка гына шулай аталмый, – диде ул, залда утырган мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп,  –  Киләчәктә милләт язмышы сездән торачак. 

Инде спектакльгә килсәк... Кызыклы, тарихи фактка нигезләнә ул – танылган татар шагыйре Габдулла Тукай танылган фабрикант Акчуриннарга кунакка килә. Очрашуның ничек булганын Туфан Миңнуллин, әлбәттә, белә алмаган, шуңа күрә әсәр аның күзаллавына нигезләнеп кенә языла. Автор гоманлавынча, Акчуриннар шагыйрьне үзләренә мәдхия җырлау өчен чакырган булырга мөмкин. Ә Тукай (шагыйрь ролен Фирдүс Сафин башкарды) әлбәттә, ризалашмый. Һәм иң кызыгы – байлык дәрәҗәләре бик тә төрле булган бу шәхесләрнең милләткә мөнәсәбәтләре дә төрле булып чыга. Татар милләтен «йокыдан уяту» юлларын да алар төрлечә күзаллый...

Спектакль тамашачылар күңелендә каршылыклы хисләр уяткандыр. Әмма битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Бездә бүген Акчурин кебек татар байлары белән горурланасы килү дә бар – авторның күзаллавы  белән килешеп бетмәвебез дә ихтимал. Әмма, иң мөһиме, милләтнең тарихи шәхесләре белән кызыксыну уята торган тамаша бу. Һәм алар яшүсмерләргә ошарлык кыю итеп тасвирланган. 

Ризидә Гасыймова.

Фото https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев