Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәрендә «Тәрбия» беренче ислам үзәге ачылды

Үзәккә 200 бала йөри. Аларга уен формасында ислам нигезләрен укыталар, татар мәдәнияте, тарихы турында сөйлиләр.

 

 

Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында балалар һәм өлкәннәр өчен Ислам өстәмә белем бирү үзәгенең беренче презентациясе булды. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тантана Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфас Гайфуллин, имам-мөхтәсиб урынбасары Илдар Зияров, шулай ук шәһәрнең утыздан артык эшмәкәре катнашында узды.

Бина шәһәр үзәгендә урнашкан. Элегрәк ул «Хәзинә» гаилә-ял итү үзәгенә кергән иде. Быелның ноябрендә ребрендингтан соң «Тәрбия» үзәге аерым эшли башлады.

Үзәккә 200 бала йөри. Аларга уен формасында ислам нигезләрен укыталар, татар мәдәнияте, тарихы турында сөйлиләр. Балалар мастер-классларга йөри, квестларда һәм викториналарда катнаша.

https://tatar-inform.tatar

Фото: http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев