Чаллы шәһәрендә әдәбият көннәре узачак
11нче ноябрьдә Чаллы шәһәрендә әдәбият көннәре узачак.
11нче ноябрьдә Чаллы шәһәрендә әдәбият көннәре узачак, дип хәбәр итә берлекнең матбугат үзәге.
Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. Чаллыга сәфәр тотачак.
Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендәге каләмдәшләре белән берлектә алар шәһәрнең төрле мәктәпләрендә очрашуларда булачаклар.
Әдәби-мәдәни чаралар 14:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында халык язучысы, Татарстан дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулланың "Син кара Шагыйрь күзенә..." дип исемләнгән иҗат кичәсе белән дәвам итәчәк.
Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt
Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев