Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәрендә 10 миллион сумлык Модель балалар китапханәсе ачылачак

«Мәдәният» милли проекты ярдәмендә Чаллыда модель китапханә булдырылачак.

Уңайлы мохит, мавыктыргыч әдәбият, аралашу һәм ял итү өчен заманча мәйданчык, һәм болар барысы да яңа форматтагы китапханәдә! 2023 елда Үзәк балалар китапханәсе Чаллы шәһәре укучыларының интеллектуаль үзәгенә әйләнәчәк һәм яңа мөмкинлекләр, басмалар һәм интерактив җиһазлар белән тулыландырылачак.

Китапханәне кирәк булган бар нәрсә белән тәэмин итү өчен, федераль бюджеттан 10 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелә, әлеге акчага ремонт эшләре алып барылачак, яңа җиһазлар барлыкка киләчәк, персонал әзерлек узачак, компьютер җиһазлары яңартылачак, һәм китап фондлары яңа, заманча басмалар белән тулыландырылачак.

Балалар китапханәсе китаплар йорты гына түгел, ә шәһәрлеләр өчен дә, кунаклар өчен дә белемнәрен арттыру өчен яңа мөмкинлекләр тудыручы инновацион мәйданчыкка әйләнер дип планлаштырыла.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев