Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Чаллы өстендә аккошлар» халыкара әдәби бәйгесе унынчы тапкыр уздырыла

Конкурста 15 яшьтән алып һәм өлкәнрәк рус һәм татар телләрендә язучы авторлар катнаша ала.

ТР Язучылар берлеге «Чаллы өстендә аккошлар» халыкара әдәби бәйгесе башлануы турында игълан итте. Бәйгенең нигезләмәсе ТР Язучылар берлеге сайтында урнаштырылган.

2024 елда «Лебеди над Челнами – 2024/Чаллы өстендә аккошлар – 2024» әдәби конкурсы унынчы мәртәбә уздырыла.

Конкурска Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Респбуликасы Язучылар берлеге, Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният сарае» автоном учреждениесе, «КАМАЗ» мәдәният сарае автоном учрежденисе «АККОШ» әдәби иҗат берләшмәсе оештыра.

Конкурс Россиядәге һәм чит илләрдәге рус һәм татар телендә язучы талантлы авторларның иҗади потенциалын үстерүгә булышлык итү, рус һәм татар телендә иҗат итүче талантлы авторларны эзләп табу һәм алга җибәрү максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Конкурска эшләр 2024 елның 22 июленнән башлап 22 сентябрен кертеп кабул ителә. Күрсәтелгән вакыттан соң җибәрелгән эшләр бәйгедә катнаштырылмый.

Конкурста 15 яшьтән алып һәм өлкәнрәк (яшьләре чикләнмәгән), рус һәм татар телләрендә язучы авторлар, танылган яисә танылмаган булуына, профессиональ әзерлекләре бармы, юкмы, иҗади берлек әгъзасымы, юкмы, кайда яшәвенә карамастан катнаша ала.

Катнашу өчен автор конкурска үзенең 2022 елдан да иртәрәк язылмаган һәм әлеге бәйгедә катнашмаган әсәрен оештыру комитетына җибәрә.

Конкурста бүгенге көндә яши торган автор(яисә автордаш)ның гына әсәрләре кабул ителә. Аноним әсәрләр, псевдоним астындагы, чын исемнәре(паспорттагы) куелмаган, өченче затлар тарафыннан җибәрелгән әсәрләр конкурска кертелми. Гариза һәм эшләр авторның электрон адресыннан җибәрелергә тиеш. Узган еллардагы җиңүчеләр(1 урын) конкурстагы шул ук номинациядә катнаша алмый.

Конкурста катнашу түләүсез.

Тулырак https://sptatar.com

Фото: «Татар информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев