Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы мэры яшь футболчыларга велосипедлар тапшырды

Мэр кубогына 30 нчы мәктәпнең «Кенгуру» командасы лаек булды. Команданың һәр уенчысына Наил Мәһдиев велосипед тапшырды.

 

59 нчы "Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиянең спорт кырында Мэр кубогына ишегалды командалары арасында мини-футбол турнирының финалы узды.

Наил Мәһдиев яшь спортчыларны котлады һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Очрашуда шулай ук өч район башлыгы: Ленар Әхмәтҗанов, Эдуард Фәттахов һәм Винер Харисов катнашты.

Финалда шәһәрара ярышларда өч районның җиңүчеләре очрашты. Болар - 30 нчы мәктәпнең "Кенгуру", 19 нчы мәктәпнең "Ягуар", 56 нчы мәктәпнең "Псы" командалары.

Турнирда барлыгы 37 команда составында 400дән артык яшүсмер катнашкан.

"Бердәмлек, үзара ярдәм хисе, команданың үзен бер гаилә итеп хис итүе – бик мөһим әйберләр, бу сыйфатлар тормышта да кирәк булачак. Без дә ишегалдында футбол уйнап үстек. Футбол уенындагы иң яхшы сыйфатлар безгә олы тормышта ярдәм итә", - дип мөрәҗәгать итте футболчыларга Наил Мәһдиев.

Суперфиналда «Кенгуру» һәм «Ягуар» уйнады. "Кенгуру" 2:0 исәбе белән җиңеп, Мэр кубогына лаек булды.

«Кенгуру» командасының һәр уенчысына Наил Мәһдиев велосипед тапшырды. «Ягуар» командасы көмеш медальләргә ия булды.

Команданың һәр уенчысы спорт кибетенә биш мең сумлык сертификат алды.

Бронза медальләр 56 нчы мәктәпнең «Псы» командасына бирелде. Һәр футболчыга өч мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Команда тренерлары призлар белән билгеләп үтелде. Наил Мәһдиев ишегалды, мәктәп футболына ярдәм итү өчен финанс ресурсларын кызганмаган предприятие җитәкчеләренә һәм бизнесменнарга рәхмәт белдерде. 

https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев