22нче сентябрьдән 24нче сентябрьгә кадәр Чаллы мәктәпләрендә укучылар тарафыннан мәктәп советлары спикерларын сайлау бара.
Быел сайлаулар шәһәрнең 69 мәктәбендә узачак, шул исәптән яңа ачылган 62нче мәгариф үзәгендә дә.

Мәктәп советы спикерлары постына бу юлы 412 кандидат дәгъва кыла. Үзидарә лидерларын сайлауда 1дән 11 сыйныфка кадәр булган укучылар катнаша.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев