Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникул озайтылмый
Ачык ишек

Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникул озайтылмый

Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар.

Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар.

"Челнинские известия" басмасы хәбәр иткәнчә, әгәр дә ата-аналар бүген балаларын мәктәпкә китергәннәр икән, алар өенә кайтарып җибәрелмәячәк. Өйдә калучыларга да килмәгән өчен җәза бирелмәячәк. Алар белән өстәмә дәресләр уздырылырга яисә аларга проект эшләре бирелергә мөмкин.

Һава температурасы -25 градус һәм аннан түбән булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү һәм шәһәр читенә алып чыгу тыела.

  • Исегезгә төшерәбез, алдан хәбәр ителгәнчә Татарстанның кайбер мәктәпләрендә каникул язгы каникул хисабына 2 көнгә озайтылды.

https://tatar-inform.tatar/news/cally-maktaplarenda-kysky-kanikulny-ozaityrga-yenmyilar-5865322

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев