Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган «Без Мөхәммәд өммәте» исемле чара оештырды

Чарада 6-12 яшьлек 60 бала катнашты.

29нчы октябрьдә Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды. Чарада 6-12 яшьлек 60 бала катнашты. Рамазан хәзрәт балаларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормышыннан гыйбрәтле хикәя сөйләде һәм мөнәҗәтләр башкарды, балалар кушылып салават әйттеләр.

"Тәрбия" үзәге остазлары балаларга Пәйгамбәребезнең ﷺ 40 яшенә хәтле булган тормышын шәүлә театрында күрсәтеп сөйләделәр. Иҗади өлештә балалар һиҗрәт вакыйгасын сәхнәләштерделәр. Интерактив уеннардан соң тәмләп пылау һәм самса белән сыйландылар. Чара күңелле квест, викторина һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды.


Әти-әниләр, балалар чарадан бик канәгать калды, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чараны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте булсын!

https://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев